Игътибар! Республикада кипкән чирәм яну очраклары ешайды

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

      Яз һәм җәй периоды җитү белән коры чирәм янып янгын чыгу очраклары саны арта. Һава салкын һәм яңгырлы булуына карамастан, урыннар белән коры-сары яну күзәтелә. Бу елны Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе бүлекчәләре һәм ТР МЧС янгынчылары инде 77 янгын сүдерделәр. Барлыгы 250 кеше катнашты һәм 82 берәмлек техника. Гомуми яну мәйданы 43 мең кв.метр тәшкил итте.

      Еш кына язгы янгыннарда кешеләр үзләре гаепле. Дача, йорт алды территорияләрен чистару өчен чүп, кипкән үсемлекләр  яндырыла, балалар учаклар ягалар, һәм үзләре эшләренең корбаннары булалар. Күп еллык чүп үләннәре киң таралган тамырлары ярдәмендә кечкенә учак утын зур мәйдан буенча тиз таратырга мөмкин. Янгынчылар өчен мондый янгынны сүндерүе аеруча авыр эш, һәм зур материаль чыгым.

      Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, ял итү урыннарында учак алдында игътибарлы булыгыз. Янгын чыгу очрагында “112” номеры буенча мөрәҗәгать итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International