Җиңүчеләрне бүләкләү

2009 елның 8 мае, җомга
 

Бүген Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең бинасында янгынга каршы дигән темага иң яхшы рәсем, инша һәм кулланма эшләрне республика конкурсында катнашкан укучыларны бүләкләделәр. Татарстанның барлык республика мәктәбеннән балалар иҗат конкурсында 17 укучы җиңүче булды. Мондый казаныш алган укучыларны Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең җитәкчесе, гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин махсус үзе котлады. Министр билгеләп үтүенчә конкурста катнашу – ул янгын куркынычсызлыкны пропагандылауның иң зур өлеше.

-Үзегезнең эшләрегез белән сез әти-әниегезгә, дусларыгызга, сеңел-энеләрегезгә күрсәтмәле рәвештә янгын белән уйнарга, урманнарда ялкын кабызу, электр җиһазлау белән шаярырга ярамавын аңлатасыз. Республикабызда ел башында гына алты бала янгында һәлак булды.

     Рафис Хәбибуллин балаларны һәм аларның ата-аналарын Бөек Ватан сугышында  Җиңүнең  64 еллыгы белән ихлас күңелдән котлады. 

- Татарстанда сугыш биләп узмаган гайләләр юктыр ул. 700 мең киткән татарстанлыларның 350 кеше генә сугыштан әйләнеп кайтты. Бу сезнең бабагызның әтисе һәм әнисе, әбиегезнең әтисе һәм әнисе, безнең дәү әтиләребез һәм дәү әниләбез, Җиңү өчен үзләренең тормышларын корбан иттеләр. Чиста кук өчен көрәшкән кешеләрне, гомумән бу Җиңүне без һәрвакытта истә тотарга тиешбез.

     Әлеге конкурс Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсендә һәр ел саен уза, аның максаты балалар шуклыгы аркасында чыккан янгынга каршы профилактикасы, балаларда ялкын чыганагына дөрес мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук балаларның иҗади эшләрен активлаштыру. Катнашучылар һәм аларның эшләре елдан ел арта. 2008 елда коммисия әгъзаларына Татарстан Республикасының төрле шәһәр һәм район муниципаль белем бирү учреждения укучыларыннан 3495 рәсем, инша һәм кулланма иҗат эшләре килде, шуларның иң яхшылары конкурсның соңгы этабында тәкъдим ителде. Барлык эшләр 3 номинация буенча билгеләнделәр: иң яхшы рәсем, татар һәм рус телендә язылган иң яхшы инша һәм иң яхшы кулланма иҗат эше. Конкурс эшләре күп булганлыктан “инша” номинациясе  ике дәүләт республика телендә каралды. Сайлау вакытында төгәллек, теманың тулы дәрәҗәсендә ачылуы, чагылдыру дәрәҗәсе, хис йогынтысы исәпкә алынды. Катнашучылар арасында сәләтлеләр бик күп булды, алар арасында иң яхшыларны сайлау авыр иде. Ләкин конкурста - иң көчле булганнары гына җиңә.

      Җиңүчеләргә бүләкләрне һәм грамоталарны Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең янгынга каршы дәүләт надзор идарә җитәкчесенең урынбасары эчке-хезмәт полковнигы Фәрит Шамратов һәм “Бөтенроссия  ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”нең гомум россия  региональ бүлегенең татар президиуманың председателе Алик Низамутдинов бирделәр. Конкурсның янгынга каршы дигән темага кулланма иҗатының иң яхшы “Поделка” эш номинациясендә Югары Ослан  районның Куралов урта мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Анастасия Артемьева булды. Өченче урынны Казан шәһәре Мәскәү районның 3 сыйныф укучысы Мингараев Эмиль алды. “Аппликация” номинациясендә иң яхшы эше белән Балтач районның Алан урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Нигматуллина Гүзәл аерылды. Кулланма иҗатында 2 нче урынны Миләүшә Садикова алды – Питрәч районның Питрәч коррекцион гомуми белем бирү интернат-мәктәп укучысы. “Иң яхшы рәсем” номинациясендә 1нче урынны Миначева Камилә - Мәскәү районның 9нчы гимназиянең 6 сыйныф укучысы алды, 2нче урын Приволжск районның 92нче урта мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Хәбибуллина Аликәгә бирелде, 3нче урынны Теләче районның Теләче урта мәктәпнең Якупова Ләйсән 5сыйныф укучысы алды. Рус телендә  “Иң яхшы инша ” номинациясендә җиңүчеләр түбәндәгеләргә бүленде :

1 урын – Шәйхлисламова Виктория (Балык Бистәсе районның Корноуов урта мәктәпнең 8 сыйныф укчысы);

2 урын - Исрафилова Румия (Балтач райнның Ципьин урта мәктәпнең 2 сыйныф укучысы);

3 урын – Вәлиуллина Нурзия (Лаеш районның Кече Елга урта мәктәбенең 7сыйныф укучысы).

     Татар телендә “Иң яхшы инша” номинациясендә Шакирова Әминә - Балык Бистәсе районның Биектаус урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы (1 урын) һәм Хәлиуллин Инсаф- Яшел Үзән районның Түбән Урасбуа урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысын (2 урын) билгеләделәр.

    Конкурста актив катнашучылар арасында 5 лауреантларны да  бүләкләделәр. Алар арасында Садриева Алинә (Югары Ослан районның Матюш урта мәктәпнең 3 сыйныф укучысы), Шәрәфетдинов Ренат (Казан шәһәре Мәскәү районның икенче сыйныф укучысы), Нигматуллина  Дания (Казан шәһәре Приволжск райнның  19нчы урта мәктәпнең 6 сыйныф укучысы), Мөхәмәтшин Гадел (Балтач урта мәктәпнең 4 сыйныф укучысы) һәм Надеждина Евгения (Яшел Үзән шәһәренең 1нче лицейның 6 сыйныф укучысы).

- Барлык җиңүчеләр һәм республика призерлары Бөтенроссия иңат конкурсында катнашачаклар. Бәлки, бүгенге лауреатларга Мәскәүгә барып яңа омтылыш һәм яңа бүләкләр алырга туры киләчәк. –дип, әйтте  “Бөтенроссия  ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”нең гомум россия  региональ бүлегенең татар президиуманың председателе Алик Низамутдинов.

Фәрит Шамратов - Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең янгынга каршы дәүләт надзор идарә җитәкчесенед урынбасары – татарстан Республикасының янгын дәүләт инспектор надзорының баш урынбасары эчке-хезмәт полковнигы:

- Әлеге конкурс 10нчы тапкыр уза. Ул Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча  баш идарәсенең положения  нигезендә Татарстан Республикасы фән һәм укыту министрлыгының һәм “Бөтенроссия  ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте” гомум россия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республика бүлеге арасында уза. Конкурсның төп юнәлеше янгын турында искәртү. Безнең бурычыбыз – балаларны янгын куркынычсызлыгына өйрәтү. Бу конкурс әлеге  өйрәтмәләргә уңай нәтиҗә бирә. Конкурста балалардан тыш аларның ата – аналары, укытучылары катнаша. Нәтиҗәдә,балалар шуклыгы аркасында чыккан янгыннар республикабызда сирәгәйде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International