Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын.    

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр,  аерым поста дежур тоту өчен – 1 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру өчен – 6 тапкыр.  

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International