Куркыныч күршелек

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Узган көннәрдә Лениногорскта янгын булды. 11 нче янгын бүлекнең сүндерүчеләре осталыгын күрсәтте. 25 ноябрьнең төне Заварыкин ур., 13 йортының торучалыры өчен бер авыр сынау булды. Төнге сәгать икедә күршеләрне ачы төтен исе уятты. Дүртенче катта фатир яна иде. Берничә минуттан соң вакыйга урынына Носов В. А. каравыл башлыгы җитәкчелегендә биш кешедән торган  ФКУ “ТР буенча 2 ОФПС ГПС” ПЧ-11 бүлекчәсе килде. Озакламый аларның ярдәменә ФГКУ “ТР буенча 11 ОФПС” ПЧ-66 янгын сүндерүчеләре дә килде. Барыш җитәкчелеген үзенә бүлек башлыгы Ненад А. П. алды.

Бүлекләрнең акыллы һәм җитез уртак эшләре 20 минуттан соң җимешләр китерде. Янгын уңышлы бетерелде. Нәтиҗә буларак, бер бүлмәле фатирның 18 кв. метрдагы залы янып бетте. Зыян бер миллион сумга якын тәшкил итте. Янгынның алдан сәбәбе – тәмәке тартканда сак булмау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International