Яр Чаллыда Түбән Кама су электр станциясе территориясендә янгын-тактик өйрәнүләр үтте. Янгын бүлекләре штатта булмаган авария-коткару бүлекчәләре белән бергә гадәттән тыш хәлне бетерүдә күнектеләр.
ПЧ-18 беренче бүлекчәсе янгын урынына 8 минуттан килгәч, чакыруның өченче номеры раслана. Көчле төтенләнү һәм югары яну температурасы күзәтелә. Янгын җәелмәгән иде. Янгын сүндерүчеләр разведка ясый һәм кешеләрне эвакуацияли. Оператив рәвештә янгын урынына ТР буенча ОФПС-15 ПЧ-72, ПЧ-55, ПЧ-56, ПЧ-54 ОФПС-15 бүлекләре килеп җитә. 38 минут эчендә шартлы янгын локальләштерелде. Янгын-тактик өйрәнүләрдә катнашкан бүлекләрнең эшенә “канәгатьләнерлек” билгесе куелды.