Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 8 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 4 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр, баткан кешене эзләү буенча – 1 янгын, башка чакырулар буенча – 2 янгын. Профилактик эшкә - 1 тапкыр.
02.08.2015 ел 09.15 Мамадыш МР, Соколка авылы, Карла Маркса урамы, 16 нчы йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 86 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар ике хатын-кыз мәетен табалар, 1951 елгы һәм 1928 елгы. Янгынның сәбәбе – ачыклана.
02.08.2015 ел 12.30 Мамадыш МР, Грахань авылы.
МЧС коткаручылары урманда югалган, 1936 елгы хатын – кызны табалар. Хәле уртача, медицина ярдәме кирәк булмады.
14.45-16.15 ЗПСО №2 – Югары Ослан районы, Студенец торак пункт, Идел елгасы, ДДС 112 хәбәре буенча, 1981 елгы Әрмән кешесе батып үлде. Ике хатын-кыз 1981 елгы һәм 1983 елгы резин көймәдә бер үзләре йөзделәр. ГИМС хезмәткәрләре аларны коткардылар. Баткан ир-атны тапмадылар, эзләү операциясе дәвам итә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.