Гомумбелем йортларында ачык дәресләр

2016 елның 24 мае, сишәмбе

“Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәте” Татарстан Республикасы дәүләт казна учреждениесенең Югары Ослан муниципаль районы Рус Макылы, Тәтеш муниципаль районы Олы Тархан, Чирмешән муниципаль районы Лашман һәм Норлат муниципаль районы Мамык авылларын саклау буенча аерым постларның җитәкчеләре республика муниципаль районнарының берничә мәктәбендә профилактик дәресләр үткәрде.

Балаларга мәктәптә, өйдә, урманда үтәргә кирәк булган гади янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен уку материалларны, профилактик ролик күрсәтүне кулланып аңлаттылар. Бөтен балаларга янгын куркынычсызлык таләпләре буенча белешмәлекләр бирелде, шулай да аларга янгын килеп чыккан вакытта хәрәкәтләр тәртибе турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International