Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 106 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 37 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 8 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 6 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән - 6 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 1 янгын, башка чакырулар буенча– 4 тапкыр.
18.06.2016 ел 14.14 Яшел Үзән районы, Осиново поселыгы, Садовая урамы, 5 нче йорт.
Тугыз катлы панель торак йортның җиденче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 36 кв.м. мәйданында җиһаз һәм көнкүреш техника янды. Янгын сүндерүчеләр махсус коткару җиһазлар белән 8 кешене коткарды. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.