Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 86 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 37 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 4 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.