Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгы, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Суда югалган кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.