Журналистлар белән үткән брифингта көз һәм кыш вакытында янгын иминлеге һәм су объектларында кешеләрнең иминлеге мәсьәләләре күтәрелгән

2016 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Татаринформ” мәгълүмат агентлыгында үткән брифинг вакытында янгын күзәтү буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторының урынбасары Максим Трущин өйне янгыннан саклый торган автономияле янгын белдерүчесенең эшләү принцибын күрсәткән. Шулай да ул гражданнар үзләренең өен янгыннан саклап калыр өчен көз һәм кыш вакытында аларга ничек янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәргә икәнне сөйләгән. Брифингның икенче бүлеге су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итүгә багышланган иде. Кече көймәләр буенча Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторының вакытлы башкаручысы Регина Гаязова гражданнарны нечкә бозга чыгуның куркыныч булганын һәм кече көймәләрдә йөрү кагыйдәләрен үтәү турында искәртеп куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International