Бүген “Яшь коткаручы” ярышлары табигый мохитта эзләү-коткару эшләреннән башланган. Дербышки поселогы урманы һәм Комсомольское күле табигатьтә гадәттән тыш хәл вакытында коткаручыларның чын эшенә охшаган сынаулар белән полигонга әверелгән. Казанның иң яхшы алты төркеме, район ярышларының җиңүчеләре катнашкан. Барлык катнашучылар – профиль кадет корпусларының, мәктәпләрнең, классларның, түгәрәкләрнең һәм “Яшь коткаручы” секцияләрнең укучылары. Төркемнәр составында 14 яшьтән 17 яшькә кадәр сигез укучы.