Яр Чаллыда инде 100 гаилә өйдәге янгын белдерүчеләре белән коралландырылган. Тагын 86 белдерүчене ГТХМ хезмәткәрләре озакламый куярга планлаштыра. Искә төшереп, янгын сүндерүчеләр һәм күзәтү эшләре бүлегенең инспекторлары бу профилактик эшне социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр тора торган өйләрдә һәм фатирларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча матди ярдәм күрсәтү акциясе чикләрендә үткәрәләр.