Бу бәйрәм көннәрендә Дәүләт янгын күзәтү инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән бергә торак сектор һәм күп кеше җыела торган урыннар буенча пиротехник әйберләрне куллану буенча янгын иминлеге таләпләрен үтәмәү очракларын табу максаты белән рейдлар дәвам итә. Бүген гражданнарның иминлеген тәэмин итәр өчен рейд Казанда “Әкият” курчак театры янындагы Боз шәһәрчелеге территориясендә оештырылган иде. Рейд вакытында инспекторлар ял итүчеләргә янгынга каршы темага истәлекләрне өләшә, сезонлы хәвефләр турында, пиротехник әйберләрне куллану, бозга уйламыйча чыгу куркыныч булганы, газ җиһазны куллану турында сөйлиләр.