Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2017 елның 6 феврале, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 12 тапкыр, кыска ялганыштан –  10 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр.  Республикада 12  янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 6 янгын.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 4 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 1 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 3 тапкыр чыктылар. ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

05.02.2017 ел 07.25 Питрәч МР, Ат авылы, Кави Шакир урамы, йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. 4 кв.м. мәйданында идән янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1972 елгы ир-ат һәлак булды. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

05.02.2017 ел 09.42 Чистай шәһәре,  Пушкин урамы, 109 нчы йорт, фатир.

Ике катлы торак йортта беренче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 1,5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1939 елгы ир-атны коткардылар (инвалид). Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

05.02.2017 ел 14.42  Казан шәһәре , Совет районы, Гвардейская урамы, 40 нчы йорт.

Биш катлы кирпеч торак йортта өченче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. Мәйданы 2 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1948 елгы хатын-кыз һәлак булды. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

05.02.2017 ел 19.58 Тукай МР,  Новотроицкое авылы, Комплекс Жукова урамы, йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыкты. Мәйданы 100 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә ике кеше зарар булды, 1972 елгы ир-ат һәм 1975 елгы хатын-кыз. Янгынның сәбәбе – җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International