Бүген көннең беренче яртысында Русия Федерациясе гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков Иннополис шәһәрендә булган. Ул анда 8 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге ачылуында булган. Владимир Пучковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми шәхесләр озата барган, шул исәптән Югары Ослан муниципаль районы администрациясе башлыгы Марат Зиатдинов һәм Иннополис шәһәре мэры Руслан Шагалеев.