Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында бүген гамәли янгын сүндерү спорт буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башланган. Медальләр өчен көрәшкә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт янгын сүндерү хезмәтенең физкультура коллективларының иң көчле төркемнәре кушылган. Бу төркемнәр зональ ярышларда җиңгән. Иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән спортчылар Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җыелма төркеменә керәчәк һәм җәйге Русия чемпионатында катнашачак.