Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Федераль янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре ел саен бу акциядә актив катнашалар, ул үз хезмәткәрләренең балаларына гына түгел, ә авыр тормыш ситуациясенә тарыган һәм ярдәмгә мохтаҗ гаилә балаларына да ярдәм итәләр.
Бүген Балык Бистәсе янгын-коткару гарнизоны башлыгы Альмир Шәфигуллин һәм янгын күзәтчелегенең районара бүлеге башлыгы Олег Ещев Котлы Бөкәш мәктәбе укучысы Айзат Тимергалиевка мәктәп кирәк-яраклары һәм форма тапшырдылар, укуларында уңышлар теләделәр. Укучыларны шулай ук Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Р.Г.Нәҗипов, мәктәп директоры Н.Ю. Сәлахиев котладылар.