Казанның Совет районы Aки бистәсендә хәл контрольдә

2021 елның 9 апреле, җомга

Киндерка елгасы ярлардан чыгып, торак йортлар янына килә. Вакыйга урынына Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының гражданнар саклау идарәсе башлыгы чыкты. 
Казанның Совет районы администрациясе мәгълүматларына караганда, яңгыр һәм юеш кар аркасында Киндерка елгасында су дәрәҗәсе күтәрелгән, шуның нәтиҗәсендә 6 йорт яны участогы су баскан. Кешеләр эвакуациядән баш тарттылар.
Урында Казанның Совет районы администрациясеннән 2 экскаватор эшләде. Боз каторларын бетерү максатыннан Киндерка елгасындагы күпергә кадәр казу эшләре башкарылды.
Вәзгыять контрольдә, урында 1 берәмлек авыр техника дежур тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International