2016 елның 15 нче декабрендә Татарстан Республикасы ГТХМ хезмәткәрләре Үзәк стадионның ябык футбол һәм җиңел атлетика манежында һәм “Трудовые резервы” стадионының тирында Бөтенрусия “Хезмәткә һәм оборонага әзер” физкультура һәм спорт комплексының нормативларын бирергә башлаган. Катнашучылар дүрт яшь төркемнәренә бүленгән иде һәм шундый төрле физик хәзерләнү дәрәҗәсен сынап карый алган: урыннан ике аяк белән озынлыкка сикерү, кыска һәм озын араларга йөгерү, электрон коралдан ату.