Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Алексей Песошин рәислегендә һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашуы белән видео элемтә режимында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең утырышы үткән. Яңа Ел бәйрәмнәре алдыннан утырышта бәйрәм көннәре вакытында халыкның комплекс иминлеген тәэмин итү буенча, шулай да кыш вакытында өзлексез транспорт хәрәкәтен һәм уңайсыз метеорологик хәлләрдә тормыш тәэмин итү системаларының тотрыклы эшен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар буенча сораулар карап тикшерелгән.