Россия янгынчылыгы 365 еллыгына: Яр Чаллыда янгын-тактик укулар

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

      Яр Чаллы шәһәрендә ААҖ “Вамин Татарстан” филиалында – “Яр Чаллы сөт комбинаты”нда планнан тыш янгын-тактик укулар узды. Легенда буенча, комбинат компрессор цехы аппарат бүлмәсендә аммиак таралуы белән янгын чыкты. Сигнал буенча барлык комбинат хезмәткәрләрен эвакуация юллары аша бинадан алып чыктылар. Комбинат ирекле янгынчылары утны сүндерергә керештеләр. Озакламый №72, 89 һәм 55 ОФПС-15 янгын частьләре командалары килеп җитте. Эш тиз вакытта башкарылды. Җәрәхәтләнүчеләр юк.

      Укуларның максаты:

-       идарә итүче состав тактик фикерләвен һәм күнегүләрен яхшырту;

-       янгын вакытында оператив штаб, элемтә һәм тыл эше сорауларын эшләп чыгару;

-       янгын саклау бүлекчәләренең объект хезмәткәрләре белән бердәм эш итүен башкару;

-       шәхси составның төп һәм махсус янгын автомобильләре белән эшен ныгыту;

-       объектның оператив-тактик характеристикасын өйрәнү;

-       катнашучы көч һәм чаралар әзерлеге дәрәҗәсен тикшерү.

 

Ильсияр  Мубаркшина, төп эш инспекторы

ФГКУ «Татарстан Республикасы15 отряд ФПС»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International