Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы буенча 20 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим булдырылды

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

      14.04.2014 № 674-р Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы буенча яз һәм җәй периодында янгын чыгу очраклары һәм янгында һәлак булганнар саны артуы сәбәбеннән, 21 декабрь 1994 ел №69-ФЗ “Янгын куркынычсызлыгы турында” 30нчы Федераль закон статьясы һәм 18 май 1993 ел №1866-XII «Янгын куркынычсызлыгы турында» 25нче Татарстан Республикасы Законы буенча:

      20 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим булдырырга;

      Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы Министрлыгына язгы һәм җәйге периодта янгын чыгу очраклары санын киметү максатыннан янгын-профилактик чаралар комплексын эшләп чыгарырга;

      Татарстан Республикасы урман хуҗалыгына урман массивларында һәм чикләрендә яңа минераллаштырылган полосаларны урнаштыру һәм булганнарын яңарту буенча чаралар уздырырга;

      Татарстан Республикасы авыл һәм азык хуҗалыгы Министрлыгына идарә кармагындагы оешмаларга урылган кырда янгын чыгу очракларын булдырмау максатыннан тиешле чаралар уздырырга; авыл хуҗалыгы оешмалары территорияләрен чүптән һәм коры үсемлекләрдән чистартырга.

      Боерык официаль бастыру көненнән башлап гамәлгә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International