Республиканың ирекле янгын сүндерүчеләре җитез эшли

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

24 гыйнварда төнлә Кама Тамагы районында Куйбышев затоны шәһәр төрле бистәсендә “ЗАО РБФ им. Куйбышева” ДПО бүлекчәсенең ирекле янгын сүндерүчеләре янгыннан шәхси торак йортны саклап калганнар. Ут теләсә нинди минутта яна торган мунчадан торак төзелешкә күче алган иде. Иреклеләр ярдәменә ПСЧ-116 8-ОФПС янгын сүндерү бүлекләре килгән. Берләшкән көч белән янгынны 20 минутта туктатып булды. Янгынның чамалана торган сәбәбе – морҗаны дөрес куймау яисә аның төзек булмавы.

Тагын бер мунчаны ирекле янгын сүндерүчеләр Тукай районы Боерган авылында сүндергәннәр. Чакыруны кабул иткәннән соң ике минут эчендә, 1 сәгать 17 минутта, янгын урынына Боерган авыл торагы ДПО сы янгын сүндерү автоцистернасында килеп җиткән. Янгын нәтиҗәсе буларак, мунча һәм җәйге өй 24 кв. метр мәйданында янып беткәннәр. Зыян күрүче һәм үлүче юк. Янгынның чамалана торган сәбәбе – электр җиһазның техник куллану кагыйдәләрен үтәмәү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International