ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2014 ел
сишәмбе

      Яз һәм җәй периоды җитү белән коры чирәм янып янгын чыгу очраклары саны арта. Һава салкын һәм яңгырлы булуына карамастан, урыннар белән коры-сары яну күзәтелә. Бу елны Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе бүлекчәләре һәм ТР МЧС янгынчылары инде 77 янгын сүдерделәр. Барлыгы 250 кеше катнашты һәм 82 берәмлек техника. Гомуми яну мәйданы 43 мең кв.метр тәшкил итте.

      Еш кына язгы янгыннарда кешеләр үзләре гаепле. Дача, йорт алды территорияләрен чистару өчен чүп, кипкән үсемлекләр  яндырыла, балалар учаклар ягалар, һәм үзләре эшләренең корбаннары булалар. Күп еллык чүп үләннәре киң таралган тамырлары ярдәмендә кечкенә учак утын зур мәйдан буенча тиз таратырга мөмкин. Янгынчылар өчен мондый янгынны сүндерүе аеруча авыр эш, һәм зур материаль чыгым.

      Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, ял итү урыннарында учак алдында игътибарлы булыгыз. Янгын чыгу очрагында “112” номеры буенча мөрәҗәгать итегез.

      14.04.2014 № 674-р Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы буенча яз һәм җәй периодында янгын чыгу очраклары һәм янгында һәлак булганнар саны артуы сәбәбеннән, 21 декабрь 1994 ел №69-ФЗ “Янгын куркынычсызлыгы турында” 30нчы Федераль закон статьясы һәм 18 май 1993 ел №1866-XII «Янгын куркынычсызлыгы турында» 25нче Татарстан Республикасы Законы буенча:

      20 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим булдырырга;

      Нурания Каримовна Галлямова, Фания Каримовна Ульянова, Валентина Николаевна Бикбова һәм Ильсияр Ильгизаровна Сорокина ел саен Ш.С.Каратай исемендәге ТР МЧС Республика реабилитация үзәге стеналарында очрашалар. Аларны бер вакыйга берләштерә - хезмәт бурычын үтәгән вакытта аларның ирләре һәлак була. Мондый хәлләр көтмәгәндә, кинәт була. Гаиләләр өчен бу зур кайгы. Коткаручы көне, Янгынчылык көне, 8 Март һәм башка тантаналы чараларда һәлак булган янгынчыларның туганнары һәм якыннары күрешә, аралаша. Алга таба яшәргә, балаларны үстерергә, түзәргә бу көч бирә. Хәсрәт күргән гаиләләргә гел ярдәм күрсәтелеп тора. Гаиләләр МЧСтан санаторийларга, чит илгә путевкалар алалар. Алар белән бик актив психологик эш алып барыла.

      «Яңа Зәй» газетасы редакциясенә күп катлы йортларда яшәүчеләрдән ишегалларында дөрес калдырылмаган автомобильләр турында мөрәҗәгатьләр килә башлады. Проблема бик актуаль. Куркыныч хәл чыкса, махсус машиналар керә алмыячак. Болай да тар юллар яшәүчеләрнең машиналары белән тулган, зур янгын машинасы белән түгел, җиңел автомобиль, хәтта коляска белән дә кереп булмый. Юлларны кар һәм боздан чистартуга кыенлык тудырыла. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 85 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  1 янгын. Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транпорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр. 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International