ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – Татарстанның ГО һәм ГТХ министры Рафис Хәбибуллин республика ГТХМ җитәкче составын яңа министр урынбасары белән таныштырды. Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары урынына Илһам Әдип улы Насыйбуллин билгеләнгән. Шулай ук ул ТР Эзләү-коткару хезмәте башлыгы вазифаларын башкарачак.

Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2014 елның 1 декабренә хакыйкый мәгълүматлар

Яр Чаллыда Түбән Кама су электр станциясе территориясендә янгын-тактик өйрәнүләр үтте. Янгын бүлекләре штатта булмаган авария-коткару бүлекчәләре белән бергә гадәттән тыш хәлне бетерүдә күнектеләр.

Үзып китә торган ел ФКУ “ТР буенча 1 ОФПС ГПС (шартнамә)” хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен салу көненә 45 ел тулганы белән әһәмиятле. Аның хезмәткәрләре көчләре белән Европада иң зур нефть һәм химия комплексыларының берсе “Түбәнкаманефтехим” тәүлек буе янгын куркынычсызлыгы тәэмин ителә. Бүген отряд составында 13 янгын бүлеге. Аларның хезмәткәрләренең профессиональ осталыгы югары дәрәҗәдә.

Узган көннәрдә Лениногорскта янгын булды. 11 нче янгын бүлекнең сүндерүчеләре осталыгын күрсәтте. 25 ноябрьнең төне Заварыкин ур., 13 йортының торучалыры өчен бер авыр сынау булды. Төнге сәгать икедә күршеләрне ачы төтен исе уятты. Дүртенче катта фатир яна иде. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү – 1 янгын.    

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр,  аерым поста дежур тоту өчен – 1 тапкыр, балык тотучылар белән профилактик әңгәмә уздыру өчен – 6 тапкыр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International